Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Уникаль осталык үзәге ачылышына әзерләнәләр

Казанда Уникаль осталык үзәге ачылышына әзерләнәләр

https://tnv.ru

06 Март 2026, 10:13

4

0

Казанда Уникаль осталык үзәге ачылышына әзерләнәләр
Бу көннәрдә Казанда Уникаль осталык үзәге ачылышына әзерләнәләр. Анда Республиканың сирәк һөнәр ияләре остаханәләре белән күченә дә башлаган.

Кичә яңа ЦУМның нинди булачагын журналистларга күрсәттеләр. Биредә Республикада моңарчы булмаган җәмәгать урыны формалаша. Ул калфак чигү, зәркән, бизәнү әйберләре ясау, туку, күнчелек кебек 70тән артык милли шөгыльне тәкдим итү үзәгенә әверелергә тиеш.

Төрле әйберләрне үзеңә дә ясап карарга, сатып алырга да була. Сирәк кәсепләргә өйрәтү мәктәбе дә шунда ачылырга тиеш. Бу - Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылган уникаль проект һәм Россиядә мондый үзәк башка - юк. Беренчеләрдән булып аны Эльмира Имамиева күреп кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар