https://tnv.ru
13 Апрель 2026, 12:05
17
0

Татар театры сәхнәсенә бу атнада легендар Әлмәндәр кайтты. "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле репертуардан алынгач, милли театр - татар бабае образыннан мәхрүм калган иде. Хәзер халкыбызның кабат Хуҗа Насретдинга тиң - зирәк фикерле карты бар.
Әлмәндәр - тормышны яратучы, үлемне - димәк, үз алдындагы сынауларны җиңеп яшәүче позитив герой. Бүгенге тормышта ул безгә кирәк иде. Шуңа спектакльдә әйтелгән фикерләре замана чынбарлыгы белән аваздаш булып яңгырый.
Спектакльнең сәхнәдән төшеп калуы белән кайтуы арасында 17 ел гомер. Яңа буын тамашачы үсеп җиткән. Алар классик әсәрне театрларда күрмәгән. Ә караганнар һаман да күңел түрендә саклый иде. Татар театры сәнгатенең йөзек кашы, мәдәни мирасына тиң әсәр. Андый җәүһәрләр, аеруча Туфан ага Миңнуллинныкылар - архивта тузан җыеп ятарга тиеш түгел - анысы хак. "Әлдермештән Әлмәндәр" сәхнәгә нинди булып кайтты? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0