https://tnv.ru
27 Апрель 2026, 11:11
6
0

Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк
Ни сәбәптән, Җир йөзендә тәнгә - мунча бар, җанга - юк?
"Тәләһһеф" ягъни борчылу шигыреннән өзек иде.
Әгәр Габдулла Тукай безнең чорда яшәсә, кем булыр иде? Бу сорау өлкәннәргә, бәлки, урынсыз тоелыр. Ә менә яшь буынга уйланырга этәргеч бирәчәк.
Тукай оста итеп аудиторияне җәлеп итә белгән, димәк, блогер була алыр иде. Китапларын бизәр өчен рәсемнәр, иллюстрацияләр сайлап утырган, реклама текстларын кызыклы итеп язган - бу безнеңчә маркетолог, копирайтер вазифалары. Китапларны почта аша таратып, экспедитор да булып эшләгән. Дөрес, узган гасыр башында техник мөмкинлекләр башка. Әмма һөнәрләрнең асылы шул ук.
Бүген Тукайны һәм аның иҗатын өйрәнүчеләр, нигездә, 70-80дәге - өлкәннәр. Яшь галимнәр арасында кызыксынучылар бик аз. Алар - бер гасыр дәвамында Тукай турында меңләгән фәнни эш дөнья күргән, өйрәнәсе өйрәнелеп беткән дияр. Ләкин Тукайчылар килешми - аның иҗатында әле ачылмаган серләр, биографиясендә ак таплар җитәрлек. Шәхесенә яңача карау мөмкинлеге бар. Люция Нотфуллина билгеле һәм билгесез Тукай турында.

Бүлешергә
Комментарии 0