Онлайн трансляция

Свернуть

Зөлфәт Хәким сәхнәгә кайтты: “Яшәүнең мәгънәсе — аны эзләүдә” | Адымнар

Зөлфәт Хәким сәхнәгә кайтты: “Яшәүнең мәгънәсе — аны эзләүдә” | Адымнар

https://tnv.ru

28 Апрель 2026, 09:35

5

0

Зөлфәт Хәким сәхнәгә кайтты: “Яшәүнең мәгънәсе — аны эзләүдә” | Адымнар
Яшәүнең мәгънәсен беркайчан белмәссең,
Мин аңа көн саен тартылам.
Яңасын ачаммы, үземнән качаммы,
Абынам да, кабат талпынам.

Әлеге шигъри юлларның һәм җырның авторы Зөлфәт Хәким бу атнада сәхнәгә кайтты. Кайтуы бер концертка гынамы? Әллә чыгышларын сагынган тамашачы ешрак күрә алырмы - сорауга җавап юк. Зөлфәт Хәким татар җыр сәнгатенә кирәкле, әмма объектив сәбәпләр аркасында анда сирәк күренүче автор булып кала бирә.

Концертында ул - "Яшәүнең мәгънәсе - яшәү мәгънәсен эзләүдә" диде. Зөлфәт Хәким - минемчә, аерым бер категория тамашачы өчен. Аның җырларын - андагы фикер сөрешен, уйлар тирәнлеген аңлый белергә кирәк. Мәгънә анда эчкә һәм бик үзенчәлекле сүзләр җыелмасында яшеренгән. Минемчә, ул бүгенге көндә - иң көчле текстлар язучы сирәк авторларның берсе.

Бу атна күзлегеннән караганда, шунысы әһәмиятле - Зөлфәт Хәким - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Ул аны 2008нче елда Камал театрының иҗади төркеме составында алган иде. Легендар "Телсез күке" пьесасы Совет-фин сугышында, фронтның ике ягында бер-берсенә дошман буларак очрашкан, ләкин дошманлык хисе кичермәүче ике татар солдаты язмышы турында.

Шушы атнада автор-башкаручы 4 елга беренче тапкыр интервью бирде. Адымнарда Гөлназ Сәйфетдиновага ул - туган телебез белән бәйле мәсьәләгә карашы, эстрададагы көчле җырчылар - көчсез текстлар һәм ни өчен социаль челтәрләрдә сәхифә алып бармавы турында сөйләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар