Онлайн трансляция

Свернуть

Бишкәктән Казанга: Күчмә халыклар уеннары эстафетасы Россиягә күчә | Адымнар

Бишкәктән Казанга: Күчмә халыклар уеннары эстафетасы Россиягә күчә | Адымнар

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2026, 15:30

6

0

Бишкәктән Казанга: Күчмә халыклар уеннары эстафетасы Россиягә күчә | Адымнар
Бу атнада - тагын ике елдан күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарын Татарстанда үткәрү планы барлыгы билгеле булды. Бу хакта ил Президенты ачылыш тантансына килгәч әйтте. Иртәгә - якшәмбе Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә быелгы уеннар ябыла һәм эстафета Россиягә - күчәргә тиеш. Андагы чараларда катнашу өчен Татарстан Рәисе кабат Бишкәккә юл алды.

Кыргызстанда узган тантана үзенең заманча булуы булуы белән тамашачыларны җәлеп итте. Моннан тыш, без анда үзебезгә якын символларны күрдек - Кар барсы, нәк Казан уртасындагы сыман казан һәм башкалар.

Чираттагы уеннарның безгә күчүен көткәндә, без ясалма интеллект белән киләчәккә барып карадык. Әлеге спорт чарасы бездә үтсә,
Татарстанның символы Ак Барс тамашада ничек катнаша алыр иде? Менә бу күренешне безгә ясалма фәһем тәкъдим итте. Барс Казан сагында һәм өстән Кремльгә бага.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар