Онлайн трансляция

Свернуть

«Керим әле урманнарга» җыры авторы Гарифҗан Мөхәммәтшингә 85 яшь

«Керим әле урманнарга» җыры авторы Гарифҗан Мөхәммәтшингә 85 яшь

https://tnv.ru

14 Октябрь 2026, 14:10

Һәр татарга таныш булган — «Керим әле урманнарга» җырының авторы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомумән аның 80ләп артык шигыренә көй язылган.

Аларны заманында Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәния Фәрхи җырлаган булса, бүген — Зилә Сөнгатуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Альбина Шаһиморатова, Айдар Фәйзрахманов башкаруында ишетергә мөмкин. Ул гомере буе Балтач районында яши. Район хакимияте җитәкчесенең социаль-мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән. Югары уку йортында физик белеме алуы да, озак еллар җитәкче вазифада хезмәт куюы да — самими күңелен тупасландыра алмаган, күрәсең. Бүген дә яза.

Гомер көзен ул туган як тарихын өйрәнүче, тарихчы буларак та каршылый. Балтачта узган иҗат очрашуыннан безнең репортаж.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар