Онлайн трансляция

Свернуть

Сара Садыйкованың 120 еллыгына Казанда 3 метрлы һәйкәл куячаклар

Сара Садыйкованың 120 еллыгына Казанда 3 метрлы һәйкәл куячаклар

https://tnv.ru

28 Октябрь 2026, 13:18

Сара Садыйкованың 120 еллыгына Казанда 3 метрлы һәйкәл куячаклар
Киләсе елда Республика көнендә Казанда танылган композитор Сара Садыйковага һәйкәл ачарга тиешләр. 3 метрлы сын халкыбызның моңлы сандугачының тууына 120 ел булу уңаеннан куела.

Сара Садыйкова - татарның беренче проессиональ хатын-кыз композиторы, легендар җырчы һәм актриса. Дүрт йөз җыр, күпсанлы спектакльләр өчен көйләр авторы. Казан филармониясендә аның юбилеена багышланган театральләштерелгән зур концерт куйдылар. Сәхнәдә ике гасыр сәнгате - Сара Садыйкованың мирасы белән яшь буын иҗаты очраша. Бәйрәмнең кунаклары белән бергә хәтирәләрне Сиринә Василева барлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар