Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Әлфия Авзаловага багышлап курчак театры куелды

Казанда Әлфия Авзаловага багышлап курчак театры куелды

https://tnv.ru

17 Октябрь 2019, 17:33

729

0

Нигездә - җырчының тормыш юлы һәм иҗаты.

Казанда Әлфия Авзаловага багышлап курчак театры куелды
"Әкият" курчак театры зурлар өчен музыкаль спектакль әзерләгән. Аны танылган җырчы, халкыбызның сандугачы -  Әлфия Авзаловага багышлаганнар. "Әлфия" дип исемләнгән әсәрне сәхнәгә Илгиз Зәйниев куя. Бүген аны журналистларга тәкъдим итәләр. Әлфия исемле курчак чыннан да яраткан җырчыбызга охшаганмы? Үзенчәлекле спектакльне Динә Хисаметдинова күрде.

Әлеге әсәрне сәхнәгә Илгиз Зәйниев куя. Нигездә - җырчының тормыш юлы һәм иҗаты. Ләкин бу биографиягә багышланган әсәр түгел. Режиссер хыялга да урын калдыра. Әсәрне Илгиз Зәйниев ике еллап әзерли.

"Әлфия" спектаклендә татар халкының башка бөек шәхесләренең дә курчак образларын күрергә мөмкин . Ә инде киңкүләм тамашачыга премьера 18,19октябрьдә күрсәтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров