Онлайн трансляция

Свернуть

Йолдыз белән бер сәхнәдә: Ничек "Сәйлән" проекты хыялларны чынга ашыра?

Йолдыз белән бер сәхнәдә: Ничек "Сәйлән" проекты хыялларны чынга ашыра?

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2019, 13:45

308

0

Мең яшь җырчы теләк белдерде, 8 бала финалга узды.

Йолдыз белән бер сәхнәдә: Ничек "Сәйлән" проекты хыялларны чынга ашыра?
“Шаян ТВ” каналының эфирга чыга башлаганына 1 ел! Әлеге зур вакыйганы беренче татар балалар каналы зур масштаблы “Сәйлән” телевизион музыкаль проектының гала-концерты белән билгеләп үтә. Гала-концерт 31 октябрь Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында узды.

Селфисез бернинди вакыйга вакыйга түгел


Бәйрәм атмосферасы фойедан ук башланды. Кечкенә кунакларны “Шаян ТВ”ның символлары – Шаян, Биби, песи һәм эт-робот каршы алды. Алар бергә уйнады, фото һәм видеоларга төште. Балаларга иң ошаганы – “Күчтәнәч” тапшыруы геройлары иде. Балачактан таныш булган йомшак дусларны һәркемнең сөеп карыйсы килде, ә Дәү әни һәм Дәү әти белән истәлекле фото гаилә альбомында урын алачак.

Тантана башланганчы фойеда аквагрим һәм рәсем буяу почмаклары эшләде. Шулай ук һәр теләгән кеше “Шаян ТВ” баннеры янында истәлеккә фото төшә алды.

“Сәйлән” музыкаль проектының гала-концерты вакытында “Әкият” курчак театры залы тулы иде. Конкурска 6 - 15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан 30 га якыны киләсе этапка сайлап алынды. Бер ай дәвамында “Шаян ТВ” каналы сайтында тамашачылар да үзләренә ошаган катнашучыларга тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга -16, ә финалга – 8 бала узды.

Йолдыз белән бер тигезлектә

Конкурстта катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашты һәм туплаган тәҗрибәләрен проект дәвамында кулланып килде.
Финалистлар сәхнәдә үзләрен иркен тотты. Оештыручылар финалистларга зур мөмкинлек бирде: эстраданың яраткан артистлары белән бергә җырлау. Камилә Михайлова Эльмира Кәлимуллина белән, Рәмис Хәкимов Раяз Фасыйхов белән, Венера Фасыйхова Азалия Зиннәт белән, Амелия Феофанова Илгиз Шәйхразиев белән сәхнәгә чыкты һәм уртак чыгыш башкарды.

“Бу балаларга мин ышанам”


Җиңүчеләрне бүләкләү алдыннан “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалы генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев чыгышларны бәяләде һәм киләчәккә теләкләрен әйтте.

“Миңа бик ошады. Соңгы җыр вакытында күздән яшьләр дә килде. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның хәер фатыйхасы белән “Шаян ТВ” каналы эшли башлады. Бу йөрәк белән, күңелдән эшли торган конкурс булды. Балалар кечкенәдән үк татар халык җырларын, хәтта рус халык җырларын белмичә, татар җанын танымыйча, татар йөрәгенең ничек типкәнен аңламыйча үссәләр, минемчә, алар татар кешеләре дә булмас иде. Бу балаларга мин ышанам. Алар безнең дә, Татарстаныбызның да, милләтнең дә киләчәге дип уйлыйм”, - диде Илшат Әминев.

“Сәйлән” телевизион музыкаль проектының гала-концерты бергәләшеп татарның официаль булмаган гимнын “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.

Гала-конертның телевизион версиясен 12 ноябрь көнне “Шаян ТВ” каналында карый аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров