Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Яңа татар җыры" бәйгесе башланды

Казанда "Яңа татар җыры" бәйгесе башланды

https://tnv.ru

23 Декабрь 2019, 16:17

256

0

Конкурсның приз фонды бер миллион 300 мең сум.

Казанда "Яңа татар җыры" бәйгесе башланды
Тиздән яңа татар җырларын ишетәчәкбез. Туры мәгънәсендә. Бу атнада киң җәмәгатьчелеккә шулай дип аталган яңа проект тәкъдим иттеләр. "Яңа татар җыры" конкурсы сәләтле шагыйрь, композитор һәм затлы җырчыларны берләштерергә тиеш. Максатлары: милли җыр сәнгатен үстерү һәм яңа зәвыклы әсәрләр иҗат итү. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты да хуплады. Конкурсның приз фонды бер миллион 300 мең сум. Катнашучылар "Иң яхшы татар җыры" һәм "Иң яхшы балалар җыры" номинацияләрендә бәяләнәчәк. Гаризалар 15нче июльгә кадәр кабул ителә. Җыр авторлары, композиторлар бу яңалыкны ничек кабул итте? Айгөл Бәдретдинова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров