Онлайн трансляция

Свернуть

Июнь аеннан башлап 36 кеше cуда батып үлгән

Июнь аеннан башлап 36 кеше cуда батып үлгән

https://tnv.ru

14 Июль 2020, 13:57

287

0

Су коенырга киткән җирдән өйләренә кайтмаганнар. Узган ялларда гына Татарстанда 10 кеше елга, күлләрдә батып үлә. Арада балалар да бар. Июнь аеннан башлап 36 кеше сулыкларда җан бирә. Шул ук вакытта республикадагы пляжларның берсе дә рәсми төстә ачык түгел. Роспортебнадзор чикләүләрнең өченче этабы тәмамлангач кына бу рөхсәт ителәчәк. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов та пляжларда кизәтүне арттырырга, уяу булырга чакырды. Ничек итеп үзеңне һәм якыннарыңны җәйге челләдә саклап калырга? Руслан Хөснетдинов репортажы.

Июнь аеннан башлап 36 кеше cуда батып үлгән
Казанның Локоматив пляжы. Су коенырга ярамаса да, халык бармак белән генә санарлык булса да бирегә килгән. Менә монда коткаручылар утырырга тиеш. Шулай ук табиб та биредә булырга тиеш, ләкин үзегез күргәнегезчә ишекләр бикле.

Бу күренешкә Казаннан килгән кунаклар да аптырап калды.
Коткаручыларның булмавы аңлашыла да, чөнки Республикада су коену әлегә тыелган. Ләкин эсседән әлсерәгәннәрне бу туктатмый. Лаештагы Кама диңгезе пляжын алыйк. Судагы халык кырмыска оясы кебек. Хәзер ярамыйга карамаучыларны штрафлар белән акылга утыртмакчылар

Айгөл ӘМИРОВА-Лаеш районы матбугат сәркатибе:
- Лаешта урнашкан пляж ябый, аны ачырга әле рөхсәт юк. Инфекция таралуның профилактикасы максатыннан пляж территориясендә полиция, экология, МЧС һәм башка органнар хезмәткәрләре рейдлар оештыра.  

Яр Чаллыда биш көндә - дүрт корбан. Барысы да ир-атлар. Арада салмыш  көйгә суга керүчеләр дә булган. Коенучыларны административ җаваплыкка тартып та куркытып булмый. 50 кешегә штраф салынган инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та район башлыкларына халык су коенган урыннарда контрольне көчәйтүне таләп итте.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ-Татарстан Республикасы Президенты:
- К сожалению, так получилось, что возможности выезда не у всех есть, люди будут отдыхать, поэтому наша задача - не только запретительные меры, а создавать условия, дать возможность, обеспечить безопасность.

Тик бу ялларда 10 кешенең гомере елга, күлләрдә өзелә. Шул исәптән 5 яшьлек  нарасый Аккош күлендә чупырдап уйнаган килеш батып үлә. Әнкәсе күрми дә кала. Гомумән, июньдәге корбан саннары уйландырырлык.  

Юрий ВЕНЕДИКТОВ- Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы:
- Беренче июньнән башлап 36 кеше елга, күлләрдә батып үлде. Узган ел бу сан 21 генә иде. Уйланырга җирлек бар. Бу уен эш түгел.

Еш кына мондый ваемсыз гамәлләр, исерек килеш һәм җиһазланмаган  урыннарда су коену кешеләрнең үлеменә китерә дә. Шуңа коткаручылар судагы барлык ял урыннарын күзәтеп торачак.  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров