https://tnv.ru
20 Июль 2020, 17:16
21
0
Ветеренарлар шаяртмый, бу чыннан да шулай. Төлке, я берәр кимерүчене тотып телефонга төшерү нияте шулай аяныч тәмамланырга мөмкин. Татарстанда әлегә котыру чирен контрольдә тота алалар. Мәсәлән, быел яз урманнарда, авыл тирәләренә миллионга якын махсус вакцина таратыла. Ветеринарлар йорт хайваннарына да аны бушлай кадый. Әмма алдан күргән чаралар Күлсәет бакчачысын саклап калалмаган. Тулырак Алия Хәйретдинова репортажында.
Кояшлы бакчачылык ширкәтендә сукыр тычканны очратмаган-күрмәгәннәр — юк. Алар кешегә тими. Тик бу юлы кимерүч е 1 хатын-кызга ташлана һәм тешләп тә ала. Шунан соң бистәне ике айга карантинга яптылар.
Рамил МУСИН:
- Теңкәгә тиделәр инде. Бөтен уңышны бетерәләр. Калганы булса, анысы безгә.
Гөлшат ХИСМӘТОВА:
- Мин бер яктан помидор утыртам, ул икенче яктан. Помидорым селкенә. Шунна сәнәк белән төрткән идек, эләкте.
Менә ул үткен тешле сукыр тычкан. Аны эләктерәләр. Җәнлек икенче көнне үк үлә, Тикшерүләр анда котыру чире барлыгын раслаган. Шулай итеп, сукыр тычкан Күлсәеттә күпсанлы мәшәкатләр китереп чыгара. Зыян күрүче бакчачыга уколлар билгеләнгән, ә ветеринарлар бакча җирләрен эшкәртергә керешә.
Георгий ЮРКИН, Казан шәһәре Совет районы баш ветеринария табибы:
- Кыргый хайваннар белән селфи ясарга ияләште халык. Тик мин киресенчә алардан сакланырга, урап узарга киңәш итәр идем. Бу — сәламәлеген кайгыртучылар өчен беренче кагыйдә булырга тиеш.
Алия ХӘЙРЕТДИНОВА:
- Үзләренең бакчаларында җирле халык күсе-тычканнарны гына түгел, якын тирәдәге урманнарда төлкеләрне дә очрата. Алар кешеләр янына якын килү сәбәпле, сәламәтлекләре турында да уйлану кирәк. Нәкъ менә шул кимерүчеләрне ашап, төлкеләр котыру чирен йоктыра да инде.
Котырган төлкеләргә каршы чараларны Татарстанда соңгы 5 елда көчәйттеләр. Вируслы чирне йоктыручылар арада күп була. 2015нче елның бер аенда гына 36 очрак теркиләр. Быел ел башыннан — 19 гына. Котыру чире белән көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы — «тәмле дару», ди белгечләр. Эчендә вакцина, тышында ит булган шакмакларны җәнлекләр дә ярата — таратылган вакцинаның 80% ын ашап бетерәләр. Нәтиҗәсе шуңа күренә. Ә Күлсәеттә карантинның сентябрь башында бетерелүен көтәләр.

Бүлешергә
Комментарии 0