Онлайн трансляция

Свернуть

Сәүдә үзәкләренә үтәр өчен сәгатьләр буе урамда зур чиратта торырга әзерләр

Сәүдә үзәкләренә үтәр өчен сәгатьләр буе урамда зур чиратта торырга әзерләр

https://tnv.ru

21 Июль 2020, 15:33

432

0

Казанда инде алтынчы көн рәттән сәүдә үзәкләрендә халык ташкыны кимеми. Кешеләр эчкә үтәр өчен сәгатьләр буе урамда зур чиратта торырга әзер. Мондый адымны Роспотребнадзор хупламавын һәм халык иминлеге өчен куркыныч тудыруын әйтте. Татарстан зур сәүдә үзәкләре 15 июльдә ачылган иде. Ләкин җитди таләпләр белән эшләргә мәҗбүр иттеләр. Халык сакланамы? Коронавирус таралуга сәбәп юкмы? Айзат Шәймәрданов сәүдә үзәкләрен тикшерде.

Сәүдә үзәкләренә үтәр өчен сәгатьләр буе урамда зур чиратта торырга әзерләр
Игъланнар да, халыкның бер урында озак вакыт чират торуы да куркытмый. Бу сәүдә үзәгенең һәр керү юлында 100ләп кеше үз чиратын көтә. Монда бернинди социаль дистанция дә саклау юк. Битлекне дә бер өлеше генә кия.

Фәния МИФТАХОВА:
- Кызык өчен, экскурсия өчен дә килдем. Сатып та алдым. Коронавирус куркытмый. Алла саклый.

Венера, сатып алучы:
- Болай булыр дип көтмәдем. Бу мыскыл итү. Ләкин ахырга кадәр чиратта торачакмын.

Илсөя МӘҖИТОВА, сатып алучы:
- Ничек булдыра алдык, шулай үзебезне саклыйбыз. Коронавирус булса була инде.

Сәүдә үзәгенә кергәч тә, иркенләп йөрим, димә. Кайбер кибетләргә су буе чират.

Полина ИВАНОВА, сатып алучы:
- Бик арабыз. Инде ике сәгать буе торабыз. Аннары киенү бүлмәсенә чират торасы. Вакыт үтә дә китә. Ләкин бу чикләүләрнең кирәклеген аңлыйбыз.

Кибетләргә бөтен кешене берьюлы кертә алмыйлар. Чөнки таләпләр буенча бер кеше өчен 4 кв.м. мәйдан булуы шарт.

Шул рәвешле сатып алучылар ташкының сәүдә үзәге контрольдә тота.

Фәридә ГАЛИУЛЛИНА, сәүдә үзәгенең сатып алу тәҗрибәсе бүлеге җитәкчесе:
- Роспотребнадзорны көтәбез. Әле килмәделәр. Без аларның таләпләрен үтибез. Кешеләр социаль дистанцияне сакламый. Аңлатырга тырышабыз.

Татарстанда зур сәүдә үзәкләрен биш көн элек ачтылар. Шул көннән бирле халык ташкыны кимеми. Чиратта торучыларга куркыныч янавы бүген Роспотребнадзор идарәсендә кабат искәрттеләр.

Любовь АВДОНИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Әгәр Сез сәүдә үзәгенә чират булуын күрәсез икән, анда көтеп торырга кирәкми, башка вакытта килегез. Ашыгырга кирәкми. Сәүдә үзәкләре ябылмаячак. Үзегезнең иминлек өчен башка көнне генә киләсе.

Дөрес, барлык сәүдә үзәкләрендә халык ташкыны күренми.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- Эш көне булгангамы, халык ташкыны юк. Әлбәттә, яллар белән чагыштырганда. Бу үзәк универсам. Монда кайбер кибетләр дә ачылмаган. Бу пандемия нәтиҗәсе.

Моны кайбер кибетчеләр халыкның акчасы кимү белән бәйли.

Әдилә МӘХМҮТОВА, сәүдә итүче
- Халыкның да кереме азайды. Шуңа поток юк.

Кибетчеләр бөтен өстәл, урындыкларны сөртеп тора. Ә сатып алучылар коронавируска битараф булуын әйтә.

Аида КӘЛИМУЛЛИНА, сатып алучы:
- Мин курыкмыйм. Бер авырудан да. Халык курка, үзен сакламый.

Марсель МӨХӘММӘЕВ, сатып алучы
- Мин хәзер курыкмыйм. Өч ай элек барырга куркыр идем. Хәзер коронавирусның икенче дулкынычы булачак диләр. Бәлки - белмим инде.

Сәүдә үзәкләрендә кинотеатр, кальян тарту урыннары, күңел ачу һәм төнге клублар эшләми. Алар тулы көчкә кайчан эшли башлар - халыкның үзеннән тора. Әгәр коронавирус таралса, бетерелгән чикләүләр кабат кайтарылырга да мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров