Онлайн трансляция

Свернуть

Тимер юл кичүе - сират күперенә тиң.

Тимер юл кичүе - сират күперенә тиң.

https://tnv.ru

15 Октябрь 2020, 11:41

218

0

Безгә Казанның Торфяной бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Аларны Казаннан тимер юл гына аерып тора. Әмма аның аша чыгар өчен гомереңне куркыныч астына куярга кирәк диләр. Ә тиешле урыннан чыксаң, ике чакрымга якын җәяү барасы. Монда җир асты кичүе төзергә җыеналармы?

Тимер юл кичүе - сират күперенә тиң.
"Менә бу йортта яшәүче бер семья - ирле-хатынлы бер-бер артлы үлделәр, менә бу йортта яшәүче бер әбине поезд бәрде" дип сөйлиләр монда.

Равия ӘХТӘМОВА:
- Минем авылдашны поезд бәреп китте.

Торфяной бистәсендә яшәүчеләрдән мондый язмышлар турында күп ишеттек. Авыл яныннан гына поездлар йөри. Шуңа да тимер юл аша чыгу сират күперен кичүгә тиң, диләр.

Флюра ӘМИРОВА:
- Тимер юл аша чыкканда догаларны укый-укый чыгам, бик куркыныч.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Тимер юл аша йөрү тыела. Бәла-казадан баш аяк дигәндәй, бирегә шундый тамга урнаштырганнар. Әмма күргәнебезчә, халыкның аңа исе дә китми. Ничек йөргәннәр, шулай йөриләр. Хәтта таш та түшәгәннәр.

Ирина ВАФИНА:
- Безнең менә шул бердәнбер юк инде, поликлиникага барсаң да, кибеткә дә, әле мин эшләп тә йөрим.

Дөрес тагын бер юл бар. Дәрвишләр бистәсенә кадәр, яки Компрессорныйга кадәр барсаң. Анда юл чыгу куркыныч тугел. Әмма теге якка да, бу якка да, чакрым ярым, ягни ким дигәндә 20 минут җәяү барасы.

Равия ӘХТӘМОВА:
- Безнең бит машина юк)

Әйләнгечтән юл туры, пычрактан юл коры ...түгел икән. Бу чакрымнарны көнгә әллә ничә кат ураучылар шулай, ди. Шуңа курка-курка булса да, юлны кистерергә туры килә.

Ярдәм сорап, кая гына язмаганнар. Нәтиҗәсез.

Флюра ӘМИРОВА :
- 3 хат килде администрациядән, все под копирку, имеш Дербышки белән Компрессорный арасында повреждений состава не было. При чем тут состав?!? Мин бит кеше өчен сорыйм.

Мөрәҗәгатьне без Россия тимер юлларына да җиткердек. Җавап килде. Монда тоннел ясап булмаячак диләр. Моның берничә сәбәбе бар. Россиянең транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә, тимер юл кичүләрен теләсә кайда ясарга ярамый. Күз күреме 400 метрдан да ким булмаска тиеш. Ә бу урында юл дуга кебек бормалы.

Владимир ИВАНОВ, Россия тимер юлларының Казан өлешендә баш инженер:
- Автобус маршрутларын озынайтырга тәкъдим итәбез. Аларны Торфлы урамындагы рәсми тукталышларга кадәр да йөртергә мөмкин. Монда барлык инфраструктура бар.

Торфянойдан Компрессорный тукталышына кадәр тротуар салынган. Яктырткычлар куелган. Монда яшәүчеләргә шуннан йөрергә генә кала. Халык инде кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашуда булган. Алар мөрәҗәгатен Хөкумәткә юллаячаклар. Җир астыннан юл булырмы? Кешеләргә хәзер өстән фатиха булыр дип ышанасы гына кала.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров