Онлайн трансляция

Свернуть

Баланы эт тешләгән, җәрәхәте дә, белешмәсе дә бар, әмма бу җинаять түгел.

Баланы эт тешләгән, җәрәхәте дә, белешмәсе дә бар, әмма бу җинаять түгел.

https://tnv.ru

27 Октябрь 2020, 15:58

239

0

Казанда 7 яшлек кызны эт тешли. Әнисе хокук сакчыларына мәрәҗәгат итә, тик этнең хуҗасына карата җинаять эше ачмыйлар. Бу вакыйга турында интернетта кызып-кызып фикер алышалар. Шуннан соң, килеп чыккан хәлне прокуратура тикшерә башлый.

Баланы эт тешләгән, җәрәхәте дә, белешмәсе дә бар, әмма бу җинаять түгел.
Кадрия Шәйдуллинаның, кызы Камиләне мәктәпкә илтуе була. Бергә барганнарын кызы телефонга - видеога төшерә. Шунда эт ташланды, ди алар. Менә ул кадрлар.

- Мин сумкаларын тотып кызымның, кечкенә улымның кулыннан җитәкләп бардык. Кызым алдан барды. Ялгыш кына күзем эткә төште. Әйтергә дә өлгермәдем. Бала үзе аңлап борылды. Эт сикерде һәм җиргә аударды.

Баласын алып уп травмпунктка китә. Табиб эт тешләгән дип яза һәм котыру авыруыннан прививка ясатырга куша.

Кадрия ШАЙДУЛЛИНА:
- Сул як калак сөяген тешләгән. Травпунктка баргач бу бит бәрелү генә түгел теш эзе диләр.

Кадрия Шәйдуллина баласын табибларга күрсәткәннән соң полициягә шалтырата. Аңа бүлекчәгә килеп гариза язырга кушалар. Язалар. Бер атнадан экспертиза уздырырга кирәк икәнен әйтәләр. Кадрия Шәйдуллина табибтан белешмәм бар дип моңа риза булмый.

Бүген без Шәйдулиннар гаиләсен төшергән вакытта ике этне борынчаксыз йөрткән тагын бер хатын-кызга юлыктык. Алар Доберман хуҗасы белән танышлар икән. Тик ни өчен этне урамга борынчаксыз алып чыгалар? Сорауларга ачыклык кертү өчен телефон аша эт хуҗасы бн элемтәгә керәбез.

-Минем этне ул көнне догситтер, ягъни акча түләп хайваннарны тәрбияли торган кеше карады. Урамга да ул алып чыккан иде. Этнең муенчагы өзелеп ул юл буенча чаба башлый. Шунда машина бәреп китә. Куркып мин дә урамга чыктым. Ни күзем белән күрим эт кыз ягына чаба. Ә ул аңа кычкыра. Эт тә аңа өрде дә, юлын дәвам итте. Секунд эчендә эт аңа ташлана да, тешли дә алмый иде.

Бу йорт яшәүче күршеләре кисәтү ясап тәмам ардык диләр.

Регина БОРИСОВА:
- Мин үзем дә куркам. Эт күрсәк подъездга керәбез яки көтеп торабыз. Йөрсеннәр, ләкин намордник белән.

Полициядә хәбәр итүләренчә, эт чыннан да борынчаксыз була. Бу ханымга моның өчен 300 сумнан алып бер мең сумга кадәр штраф салалар. Шуның белән эш ябыла.

Баланың нинди тән җәрәхәтләре алганын төгәл билгеләү мөмкин түгел. Чөнки зыян күргән кызның әнисе экспертиза уздырудан баш тартты. Шунлыктан җинаять эше дә ачылмыйча кала.

Ни өчен табиблар биргән белешмә полициягә дәлил булмаган? Бу хәл прокуратурада шик уята.

Руслан ГАЛИЕВ-Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе:
- Җинаять эшен ачмау - нигезләнмәгән дип табылды. Материаллар полиция бүлегенә өстәмә тикшерү уздыру өчен кире кайтарыла. Эт хуҗасынннан сорау алыначак һәм кыз дәваланган оешма биргән документлар да яңадан каралырга тиеш.

Моңа охшаш очрак җәен Яр Чаллыда булган иде. Монда эт бер кызның йөзен ерта. Ул чагында прокуратура эт хуҗасына җәза буларак, бер ел төзәтү эшләре билгеләүне сораган иде. Ә Казанның Хәйдәр Бигичев урамында килеп чыккан хәл буенча-мәсьәлә әлегә ачык кала. Этләр һаман да урамда борынчаксыз йөрүен дәвам итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров