Онлайн трансляция

Свернуть

Фатир тиешле дигән исемлеккә кертелгән, ә торак алып булмый.

Фатир тиешле дигән исемлеккә кертелгән, ә торак алып булмый.

https://tnv.ru

01 Декабрь 2020, 12:53

209

0

Казанда яшәүче Лилия Гыйсмәтуллина инде өченче ел - инвалид улы өчен социаль найм аша фатир алырга тырыша. 15 яшьлек Илдарда берничә авыру. Россия сәламәтлек саклау карары нигезендә, аның кебек диагнозлы кешеләр - уңайлы шартларда яшәргә тиеш. Һичюгы үз бүлмәсендә. Әлегә ике булмәле фатирда  ике гаилә яшиләр. Судларга мөрәҗәгать итү дә бүгенгә кадәр нәтиҗәсен бирми.

Фатир тиешле дигән исемлеккә кертелгән, ә торак алып булмый.
3 ел Лилия Гыйсмәтуллина улыма тиешле фатирны ала алмыйм, ди. Илдарда - сирәк очрый торган авыру. Штурге-вебер синдромы. Баш миенең уң ярымшарында операция ясап булмаслык зур шеш. Астма, эпилепсия кебек чирләре дә бар. Россия сәламәтлек саклау министрлыгы карарында, аңа аерым бүлмә тиеш диелгән. Шуны сорап - әни кеше - нинди генә оешманың ишеген шакымый.

Лилия ГЫЙСМӘТУЛЛИНА :
- Документларны җыеп исполкомга бардык, отказ бирделәр. судка бардык. судта җиңдек.

Ягъни Илдарны - фатир тиешлеләр исемлегенә исәпкә куялар. Әмма - фатир бирелми. Казан шәһәре башкарма комитеты - Илдар Гыйсмәтуллин фатирга мохтаҗ түгел, гаиләнең кереме җитәрлек дип аңлата.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җавабы
"Башкарма комитет - социаль найм буенча торакны бары тик аз керемле гаиләләргә генә бирә ала. Лилия Гыйсмәтуллина - гаиләсен аз керемле дип танырлык бернинди мәгълүмат тапшырмады. Моннан тыш, аз керемле булмаган, әмма хроник авырулы кешеләргә фатир бирү өчен безнең өстәмә вәкаләт булырга тиеш. Әлегә андый вәкаләтебез юк "

Лилия Гыйсмәтуллинаның кереме - улын караган өчен пособие һәм Илдарның пенсиясе белән аена 25 мең сум. Шуңа яшәү минимумы буенча - алар аз керемле саналмый. Гәрчә - ата-анасыннан калган фатирда яшәсә дә. Монда шулай ук аның апасы белән апасының улы да гомер итә

Фатир ике бүлмәле булса да - ике гаилә өчен кечерәк. Гаилә ярдәм сорап Мәскәүгә кадәр барып җитә. Аннан эшкә прокуратура кушыла.

Михаил ЖЕЛАЕВ - Казан шәһәре прокуроры ярдәмчесе:
- Тикшерү нәтиҗәсендә, инвалид баланың торак хокуклары бозылганы билгеләнде. Тик башкарма комитет безнең аны торак белән тәэмин итәргә дигән таләпне үтәүдән баш тартты. Шуңа район судына мөрәҗәгать иттек. Тик суд безне хаклы түгел дип тапты.

Лилия ГЫЙСМӘТУЛЛИНА:
- Судта сорау туды, ник алайса учетка куйдыгыз, ә квартира бирмисез? ни өчен шулай?

Эш шунда ки, федераль карар һәм җирле законнар арасында аерма бар, ди юристлар.

Юрий ЛУКИН - Татарстанның адвокатлар палатасы адвокаты:
- Федераль закон буенча һәм мәсьәләне урында хәл итү - икесе ике нәрсә. Әйтик, кешенең ниндидер хокукы бар, ә ул хокукны ничек тормышка ашырырга - аңлатылмаган. Димәк, я торак законын - авыруга фатир бирелү кагыйдәсенә туры китерергә, я карарны төгәлрәк язарга кирәк. Түрәләр исә - формаль яктан чыгып эш йөртә.

Республикада мондый охшаш хәлләр булган иде инде. Быел сентябрьдә - хакимият, инвалидлыгы булган балаларга социаль найм буенча фатир бирми, дип Яшел Үзән районыннан бер үк вакытта 3 гаилә Россия тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Районда вазифаи затларга карата җинаять эше кузгатылганнан соң гына - аларның мәсәләсе хәл ителә башлый. Бер гаиләгә фатир биргәннәр инде, калганнары - субсидия белән ипотека алырга ризалашкан. Күптән түгел Тикшерү комитеты Илдар Гыйсмәтуллин эше белән дә кызыксына башлый. Башта егетне исәпкә куймаган, ә аннары торак бирмәгән түрәләр гамәлендә - хокук бозу чалымнарын курәләр.

Андрей ШЕПТИЦКИЙ - Татарстан буенча Тикшерү комитеты башлыгы ярдәмчесе:
- Тикшерү комитеты тарафыннан "Үз эшенә салкын карау" маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Булган хәлнең ничек килеп чыкканы ачыклана.

Россиянең кайбер төбәкләре - әлеге мәсьәләдән чыгу юлын тапкан инде.

Юрий ЛУКИН - Татарстанның адвокатлар палатасы адвокаты:
- Мәскәү белән Түбән Новгород өлкәләрендә - социаль найм буенча торак бирү тәртибенә үзгәреш кертелгән. Анда рәсми рәвештә аңлатыла: торак алу өчен гариза язганда - исемлектәге чир күрсәтелгән булса - шул җитә диелә.

Казан мэриясе Илдарның әнисенә торак шартларын яхшыртуга 1 миллион ярым сум субсидия өчен мөрәҗәгать итәргә һәм ипотека алырга тәкъдим итә. Әмма Лилиянең сүзләренә караганда, 25 мең сум керем белән - ипотека алу - мөмкин эш түгел.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров