Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда гына да 50 кеше тюбингта шуганнан соң имгәнеп травмпунктларга мөрәҗәгать иткән.

Казанда гына да 50 кеше тюбингта шуганнан соң имгәнеп травмпунктларга мөрәҗәгать иткән.

https://tnv.ru

12 Январь 2021, 11:40

274

0

Тюбинглар бу каникулларда куркыныч ял итү җайланмасына әйләнде. Әйтик, Яр Чаллыда хәзер андый шуу урыннарын тикшерә башлыйлар. Мэр, Алабугада кечкенә кыз таудан шуганда үлгәннән соң, шундый йөкләмә биргән. Казанда да Яңа ел каникулларында тюбинг белән шуганда имгәнгән 50 кеше табибларга  мөрәҗәгать иткән. Әмма моңа карап, резин чаналарны сатып алучылар кимеми, прокатларда чират. Берничә ел рәттән тюбингларны тыю турында да сүз алып барыла. Бу чынга ашармы?

Казанда гына да 50 кеше тюбингта шуганнан соң имгәнеп травмпунктларга мөрәҗәгать иткән.
"Казан" гаилә үзәге янындагы тау. Башкала халкының тюбингта шуа торган иң популяр урыннарының берсе. Күптән түгел Садыйковлар гаиләсе дә резин чана сатып алган.

Рамил САДЫЙКОВ:
- Беренче тапкыр гына килдек. Курыкмыйбыз. Аңлатабыз балаларга: тотынырга, аста кеше булмасын дип.

Кемнәрдер махсус әзерләнгән тауда шуса, икенчеләр кайда калкулык күрә - шунда рәхәтләнә. Аста баганалар торуы да куркытмый. Үз тюбинглары булмаганнар өчен прокат эшли.

Аккош күле тирәсендә дә алма төшәрлек урын юк. Прокатка 150 тюбинг бар. Көнгә аларның һәрберсен якынча өчәр тапкыр алып чыгалар, ди хезмәткәрләр.

Динар ГАЗИЗОВ, тюбингларны алып тору ноктасында администратор:
- Безнең тауларда инструкторлар тора һәрвакыт, аңлаталар. Берәр ЧП булса, ярдәм итәләр.

Резин чаналар хәзер шулкадәр киң таралды - алар сатыла торган кибет төбендә чират җыела.

Үзе бик җиңел һәм йомшак булса да тюбингны куркынычсыз дип әйтеп булмый. Аның тизлеге сәгатенә 50 кмга кадәр җитә ала. Ә төп куркынычы шунда - аның белән идарә итеп булмый. Бер утырып китәсең икән, туктатам димә.

Тюбинг белән идарә итеп булмавы менә бу видеода да күренә. Таудан кузгалган бу ир-ат күлгә килеп төшеп кенә туктый. Ә менә боз кичүендә тюбингны машинага такканнар һәм анда баланы утыртып йөртәләр. Нәтиҗәдә, 10 яшьлек малай аздан гына башка машина астына керми. Каты җәрәхәтләнә.

Мондый шугычларның куркыныч икәнен статистика да раслый. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда гына да 50 кеше тюбингта шуганнан соң имгәнеп травмпунктларга мөрәҗәгать иткән. 31 декабрь көнне Алабугада өч яшьлек кызның вафат булуын да искә төшерми булмый. Уеннан уймак чыгаргач, бәлки бу шуу җайланмасын бөтенләй тыяргадыр?

Ә менә җәмәгать эшлеклеләре фикеренчә, төп проблема - тюбинглар белән куллануның бердәм стандартлары булмауда.

Ирина ВОЛЫНЕЦ, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
-Тюбинглар белән куркынычсыз куллану өчен кагыйдәләр булдырырга һәм аларны үтәүне таләп итәргә кирәк. Мәсәлән, шлем кебек махсус баш киемнәре кию.

Саф һавадагы ял хастаханә белән тәмамланмасын өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәк. Һәркемнең иминлеге беренче чиратта үзеннән тора.

Дмитрий СТАРКОВ:
- Мин тюбингларны куркынычсыз дип саныйм. Алар бәрелгәндә дә каты бәрелми. Димәк, җәрәхәт алмыйсың.

Гөлүзә САФИНА:
- Тюбинг та куркыныч, чана да куркыныч. Кешедән тора инде күбрәк. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров