Онлайн трансляция

Свернуть

Юлы бар, йөреп булмый

Юлы бар, йөреп булмый

https://tnv.ru

27 Январь 2021, 17:05

200

0

Автобус полосалары - кар көртләре астында калган, ә ишегалларына һаман кереп булмый. Казанда атна-ун көн элек яуган кар инде сулы боткага әйләнә. Югыйсә, узган тәүлектә башкала урамнарыннан 19 мең тонна кар чыгарылды дип хисап тотсалар да. Әлеге эшкә 700ләп махсус техника һәм 500ләп урам җыештыручыны җәлеп иткәннәр. Әмма нәтиҗә бик сизелми, дип зарлана халык. Шәһәрдә  юллар тарайган, кайбер урамнарда берәр полоса юкка чыга. Ә бу һәлакәтләр артуга китерергә мөмкин. Рания Абдрахманова тулырак.

Юлы бар, йөреп булмый
Башта ишеп кар явып, аннары кискен җылыту сәбәпле - тукталышларда да, юлларда да - кар боткасы. Автобус полосасы - гомумән үтәрлек түгел.

Җәмәгать транспорты йөрергә тиешле полосаның яртысын кар каплаган, шуңа автобуслар күрше полосадан йөрергә мәҗбүр. Шуңа күрә җәмәгать транспорты - автобус троллейбуслар өчен каралмаган юлдан йөрергә мәҗбүр. Бу исә - калган автомобильчеләргә кыенлык тудыра.

Үзәк юллар әле бераз булса да чистартылса, ишегалларында хэл кыен. Һәр көнне - Казан йортлары янында менә мондый хәл күзәтелә.

Шуңа шәһәр агайлары да кулларына көрәк тотып - ишегалларында машина казу белән мәшгуль. Югыйсә юлларны һәм ишегалларын көрәүнең үз регламенты бар. Магистрал юллар беренче чиратта җыештырылырга тиеш. Җирле юллар 6 сэгат эчендә. Ишегалды - кар явып туктагач, 6 сэгат эчендэ. Кар яуганга инде бер атна була.

Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә шул ук хәл. Яр Чаллы Зур проспектлары 99 процентка чистартылган булса да - ишегалларына керү юллары карлы. Бүген андый җирләрдә 114 берәмлек техника эшли. Узган төндә генә 280 рейс кар чыгарганнар.

Казанда да әле кичә генә 19 мең тонна кар чыгарылган. Бүген көндез исә башкала урамнарында 350шәр урам җыештыручы һәм махсус техника эшли. Урамны чистартырга комачауламас өчен, Юл хезмәтләре - автомобильләрне урам буйларында калдырмауны сорый. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров