Онлайн трансляция

Свернуть

Балаларның умыртка баганалары имгәнгән

Балаларның умыртка баганалары имгәнгән

https://tnv.ru

11 Февраль 2021, 16:38

217

0

Ял итәргә барганнар, умыртка баганаларын имгәтеп кайтканнар. Гыйнвар ахырында берничә сәгать батутта сикергәннән соң, 3 бала аркалары авыртудан зарлана башлый. Бүген Казанның шул  батут үзәгендә әлеге мәсьәлә буенча прокурор тикшерүе башланды.

Балаларның умыртка баганалары имгәнгән
Казандагы иң зур батут үзәкләренең берсендә бүген балалар тавышы түгел, ә прокурор сораулары гына яңгырый. Алар әйтуенчә, 24нче гыйнварда биредә 1 баланың туган көнен уздыралар. Җыелган 11 үсмер дә чараны оештыручы ата-аналар карамагында була. Әмма соңыннан балаларның имгәнуе ачыклана.

Айгөл САФИНА, зыян күргән баланың әнисе:
- Икенче көнне бала аркам авырта - дип, зарлана башлады. Табибка алып барлык. Нәтиҗәдә умыртка сөяге сынган дигән диагноз куйдылар. Хәзерге вакытта бала өйдә торып кына укый, мәктәпкә йөрми. Ятып кына тора. Аңа корсет куелган.

Бүген бу мәсьәләне прокурорлар тикшерә башлады.

Нияз МОТЫЙГУЛЛИН, Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары:
- Без монда бала имгәнү факты буенча тикшерү уздырабыз. Белгечләр Мир оешмасының документларын карый. Хезмәт күрсәтү буенча тиешле бәя биреләчәк. Аннан соң мәгьлүматны Тикшерү органнарына җибәрү мәсьәләсе каралачак
Буген тикшеручеләрне узәкнең хуҗасы Айрат Хамурзин озатып йөрде. Аның фикеренчә, бала ата-ана карамаганлыктан имгәнә. 24нче гыйнвардагы хәлне ул менә ничек аңлатты:

Илдар САФИУЛЛИН
- 2 яшьтән 6 яшькә кадәр балалар батутта бары тик ата-аналар күзәтүе астында гына сикерергә тиеш. Ә аннан олыраклар мөстәкыйль рәвештә сикерә. Монда хәтта беркая бәрелмичә, сугылмыйча, гади генә сикереп тә имгәнү ихтималы булуын аңлау мөһим.

Ачыкланганча, бу көнне балалар берничә сәгать батутта сикергән.

Марат ЗИННӘТУЛЛИН, инструктор:
-Ярты сәгать сикерү өчен дә түлиләр, бер сәгать өчен дә. Лимитсыз күңел ачу да бар. Кешеләр монда көне буена күңел ачарга мөмкин.

Кем гаепле, кем хаклы - бу сорау әлегә ачык. Ата-аналар үзәккә дәгьва белдерә алмый, чөнки алар балаларны батутка кергәндә үз ризалыгын язмача раслаган. Димәк, баласы белән батутта ял итәргә баручы ата-аналарга гомумән иминлек мәсьәләсен куз уңында тотасы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров