Онлайн трансляция

Свернуть

Чиста су кайчан килер?

Чиста су кайчан килер?

https://tnv.ru

09 Апрель 2021, 16:09

212

0

Биектау районының Березовка бистәсе фатирлары краныннан кызыл төстәге су килә. Эчеп кенә түгел, юынып та, кер юып та булмый, ди монда яшәүчеләр. Кер юуу машиналары еш ватыла башлаган. Атна саен су фильтрларын алыштыралар. Бу хәлне хакимияттә җир астындагы су торбаларының тузуы белән бәйләп аңлаталар. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен берәр чара куреләчәкме?

Чиста су кайчан килер?
Краннан монда көн саен менә шундый кызгылт су ага. Аны көнкурештә куллана алмыйбыз, ди фатир хуҗалары.

Флорид 2-3 көн саен су фильтрын алыштыра. Ял көннәрендә куйганы кабат тыгылган.

Березовка бистәсендә яшәүчеләр өчен бу гадәти күренеш.

Хәлимә ханым 50 мең сумлык кер машинасына караган саен авыр сулап куя. Мондый пычрак су белән эшләтеп ул тиздән сафтан чыгачак.

Хәлимә МАЛИКОВА
- Карап торышка гына чиста кебек ул. Берничә көн элек куе сары төстәге су килде. Менә шулай банкага тутырып куябыз. Ә эчәргә суны сатып алабыз.

Элек Березовка бистәсе - мондагы хәрби часть карамагында булган. Аны 10 ел элек район балансына күчергәннәр. Ә су элеккечә хәрби бистәдән килә. Аны эчәргә яраксыз, техник су, диләр. Аварияләр еш була. Алардан соң суның сыйфаты тагын да начарлана икән. Без идарәче оешмага мөрәҗәгат иттек. Алар йортларның Чиста су программасына кертелуен хәбәр итте.

Илшат ШАКИРОВ «Вавилон - Жилсервис» идарәче оешма җитәкчесе
- Бу ел ахырында Чиста су программасы нигезендә эшләп бетерербез дип уйлыйбыз. Инде көз айларында фатирларга чиста су килер.

Бистә читендә яңа су каланчасы куйганнар инде. Җир астыннан берничә метр торба да сузганнар. Шулай да краннардан чиста су килгәнче күп эшләргә кирәк.

Илдар ГАЗИЗОВ, Биектау районы Красносельское авыл җирлеге башлыгы:
- Бистәдәге юлларга асфалт салынган, аста коммуникацияләр бар. Шуңа курә горизонталь бораулау ысулын кулланырга туры килә. Бу эшне тагын да катлауландыра.

Авыл җитәкчелеге белдеруенчә, быел көзгә йортларга чиста су киләчәк. Бу исә,800 кешенең проблемасын хәл итәргә тиеш. Без мондагы эш барышын кузәтеп барачакбыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров