Онлайн трансляция

Свернуть

Бер көтү эт ир-атка ташланган!

Бер көтү эт ир-атка ташланган!

https://tnv.ru

22 Апрель 2021, 17:06

186

0

Биектау районының Шигали бистәсендә бер көтү эт ир-атка ташланган. Һәм бу беренче очрак кына түгел, ди биредә яшәүчеләр. Яраланган ир-ат хастаханәгә эләгә, ә Тикшерү комитеты "үз эшеңә салкын карау" һәм "куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" матдәләре буенча ике җинаять эше ачты. Тикшерүчеләр хәзер район хакимияте һәм Татарстан ветеринария идарәсендәге җаваплы затларның эшенә бәя бирәчәк.

Бер көтү эт ир-атка ташланган!
Биектау районының Шигали бистәсе бу. Бер көтү эт безнең иҗат төркеменә дә килә-килешкә ташлана язды. 42 яшьлек Руслан Хөсәеновны да 2 көн элек алар тешли.

Ирина ХӨСӘЕНОВА, зыян күрүченең хатыны
- Этләр иремә кибеттән кайтканда очраган. Арттан ташланганнар. Якын-тирәдә кешеләр булмаса, белмим нишләр иде. Алар этләрне куып җибәргән. Иремнең кулларына, аякларына зыян килгән.

Ир-ат хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Хәзер аның кул-аяклары бәйләнгән һәм ул ярты ел дәвамында котыру чиренә каршы укол кадатырга тиеш.

Бу этләр кешегә беренче тапкыр гына ташланмый, ди Шигалидә яшәүчеләр. Сукбай этләр монда елдан-ел кубәя икән.

Вадим ВИШНЯКОВ, Шигали бистәсендә яшәүче
- Берничә атна элек балабыз велосипедта кибеткә китте. Кайтканда аңа эт ташланган. Көч хәл белән качып котылган. Ул этләр белән нәрсәдер эшләргә кирәк! Алар үтеп барган бөтен машиналарга, кешеләргә ташлана.

2020нче елдан Россиядә "Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт" турында закон гамәлдә. Аның буенча сукбай этләрне атарга да, башка юллар белән үтерергә дә ярамый. Яңа закон урам этләрен тотарга, приютка илтергә, анда стерильләштерергә һәм яшәгән урынына илтеп куярга куша.

Моның белән махсус оешмалар шөгыльләнә. Һәр район шундый оешмалар белән бер еллык килешү төзергә тиеш. Без Шигали авылын үз эченә алган Семиозерка авыл җирлегенә мөрәҗәгать иттек.

Без ачыклаганча, Биектау районың махсус оешма белән сукбай этләрне тоту буенча килешүе булган. Әмма ул 12 апрельдә гамәлдән чыккан. Ни өчен аны озайтмаганнар? Хәзер җавапны Тикшерү комитетында бирергә туры киләчәк. "Үз эшеңә салкын карау" һәм "куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" матдәләре буенча җинаять эшләре ачылды.

Андрей ШЕПТИЦКИЙ, Татарстан буенча Тикшерү комитеты башлыгы ярдәмчесе
- Тикшерүчеләр фикеренчә, район хакимиятендәге һәм Татарстан ветеринария идарәсендәге затлар үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән. Алар сукбай этләрне тоту белән шөгыльләнергә тиеш иде.

Ә бу коточкыч кадрлар Башкортстанда төшерелгән. Берничә көн элек Учалы районында сукбай этләр урамда уйнап йөргән 4 яшьлек малайны талап үтерде. Дүрт аяклы дуслар иң кискен проблемаларның берсе булып кала бирә - көн саен ишетелеп торган коточкыч хәлләр моңа шаһит. Узган ел Татарстанда гына да 10 меңнән артык кешегә этләр ташланган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров