Онлайн трансляция

Свернуть

2021нче елда төрле аварияләрдә Татарстанда 73 кеше үлгән

2021нче елда төрле аварияләрдә Татарстанда 73 кеше үлгән

https://tnv.ru

17 Май 2021, 17:13

123

0

2021нче елда төрле аварияләрдә Татарстанда 73 кеше үлгән. Күз алдына китерик, бу бер авыл халкы дигән суз. Кеше гомерләрен саклау һәм юлларны иминрәк итү өчен нинди чара күреләчәк?

2021нче елда төрле аварияләрдә Татарстанда 73 кеше үлгән
Татарстан юлларында бу айда кеше үлеменә китергән аварияләр саны артты. Майның 14 көнендә 15 кешенең гомере юлда өзелә. Әгерҗе, Чистай, Биектау районнарындагы коточкыч һәлакәтләр бу. 11 кеше - машиналар каршы як юлга чыкканда, ягни обгонда бәрелешеп һәлак була. Бу республикада үлемгә китергән аварияләрнең төп сәбәбе. Обгон ул күпчелек очракта машина йөртүче факторы. Әмма белгечләр юл билгеләре, сызыклар, асфальтның сыйфатын да игътибарга алуны сорый.

7нче май. Әгерҗе районы. Ике машина кара-каршы бәрелешеп, 4 кеше һәлак булды. 9 һәм 3 яшьлек ике баласы белән әни кеше һәм каршы як полосага чыккан машинаның йөртүчесе - 26 яшьлек егет...

9нчы май. Чистай районы. 20 тонналы йөк машинасы каршы полосага чыгып, 9 кеше утырган микроавтобуска бәрелә. 5 кеше һәлак була, 4се хастаханәгә эләгә. ..

10нчы май. Биектау районы. Кара-каршы ике машина бәрелешеп, ир-ат шунда ук һәлак була, аның пассажиры хастаханәдә җан бирә...

Бу - майның беренче ун көненең иң аяныч нәтиҗәсе. Бүгенгә корбаннар саны инде 15кә җитте. Кеше улеменә китергән һәлакәтләрнең яртысы - бәрелешеү аркасында килеп чыга.

Ленар ГАБДРАХМАНОВ - Татарстанның ЮХИДИ башлыгы:
- Әгерҗедәге шаһитләр сүзенә караганда, бәрдергән машина бик югары тизлектә барган. Шуңа ул идарәне югалта. Башта юл кырыена, аннан каршы як полосага чыга. Каршыга килүче машинадагы 3 яшьлек баланың махсус утыргычта булуы да аны коткарып калмый. Бу - бәрелүнең көче турында сөйли.

Икенче сәбәп - җәяүлеләрне бәрү, өченчесе - каршылыкка килеп бәрелү. Туктап торган транспортка бәрелү һәм велосипедчыларны курмәү дә җитди аварияләргә сәбәпче була.

Куркыныч һәлакәтләрнең сәбәпләре нидә соң? Иң күп орчакта бу - алдан барган машинаны тизрәк узып китү теләге, ди белгечләр. Һәлакәт сәбәпләре арасында тагын -Машина белән идарә итү тәҗрибәсе 2 елдан азрак булган кешеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве, Машина йөртү хокукы булмаган кешеләрнең транспорт белән идарә итүе рульдә исерек килеш йөрү.

Димәк, нигездә зур бер сәбәп - ул "Машина йөртү культурасы" - ягъни транспорт белән идарә итүченең юл кагыйдәләренә ничек каравы, үтәве-үтәмәвен атарга мөмкин.
Әгерҗедә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында - һәлакәтләрне ничек булдырмаска? дигән сорауга җавап эзләделәр.

Белгечләрнең берничә тәкъдиме бар: Әгерҗедәге авариягә бәйле рәвештә, бер тапкыр машина йөртү таныклыгын алдырган кешеләргә - таныклыкны икенче тапкыр алганда - теория генә түгел, ә йөртеп тә имтихан бирдертә башларга тәкъдим итәләр. Икенчедән, бер-берсенә каршы хәрәкәт итүче якларны аерырырга. Машиналарга бер-берсен узарга ярамый торган участокларда юл тамгаларын - күчәр сызыкны гына түгел, ә ян сызыкларны да термопластиктан ясарга.

Ленар ГАБДРАХМАНОВ - Татарстанның ЮХИДИ башлыгы:
- Шуңа тамга ясаганда - термопластик файдаланырга тәкъдим итәбез. Буяудан аермалы буларак, ул озаккарак җитә, яхшырак күренә. Аеруча да куркыныч участокларда - үзәк сызыкны да, юл кырыендагы сызыкларны да тавышлы эффектлы итәргә кирәк дип саныйбыз.

Быел Казанда 370 мең квадрат метр юл сызыклары яңартылырга тиеш.

Әгерҗедә авария вакытында, авария участогында - юл билгеләре дә, сызыклары да булмый. Гомумән, автоинспектордар бу урында 6 төрле кагыйдә бозу очрагын ачыклый. Трассаны карап , төзекләндереп торырга тиешле Главтатдортранс оешмасы вәкилләре - авария булгач та урынга килеп , юл торышын карауны кирәк дип тапмаган. Моның өчен республика җитәкчелегеннән шелтә дә алды.

Шамил ГАФАРОВ - Татарстан Премьер- министры урынбасары, Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары:
- Главтатдортранс юлында 4 кеше үлде. Ә оешма җитәкчелеге үз территориясендә ни булганын да килеп күрми! Транспорт министрлыгына тикшерү үткәрергә кирәк.
Оешма вәкиле комиссия утырышына да чакырылган иде. Әмма ул шелтәгә җавап бирер сүз тапмады. Без аларга - һәлакәтләрне киметер өчен юлларыгызда нинди эшләр оештырырга җыенасыз дип хат та юлладык, әмма тапшыру эфирга чыккан вакытка җавап алынмады.

Ә менә Әгерҗе башлыгы - әлеге юлның иминлеген тәэмин итү өчен өстәмә камералар куюны - файдалы булыр иде дип саный.

Бүген республикадагы 4 миллионга якын кешегә миллион ярым машина туры килә. Һәр 3 кешегә бер автомобил. Әле бу күрсәткеч ел саен 2-3 процентка арта. Юллар яхшырган саен - халык тарту көче күбрәк булган машиналар ала башлаган. Ә куәтле машина - тиз йөрисе килү теләгенә китерә. Тиз йөрү исә - иминлек дәрәҗәсе кимүгә. Менә шундый боҗра килеп чыга.

Комментарии 0

Аватар