Онлайн трансляция

Свернуть

Казан гимназиясендә булган фаҗигадән соң федераль клиникаларда 4 бала ята

Казан гимназиясендә булган фаҗигадән соң федераль клиникаларда 4 бала ята

https://tnv.ru

08 Июнь 2021, 09:33

996

0

Табиблар алар тизрәк терелсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.

Казан гимназиясендә булган фаҗигадән соң федераль клиникаларда 4 бала ята
Казанда Балалар Республика клиник хастаханәсеннән 175-нче номерлы гимназиядә ату вакытында зыян күргән тагын бер укучыны чыгардылар. Тагын икесе стационарда тернәкләнүен дәвам итә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, федераль клиникаларда дүрт бала һәм өч олы кеше дәвалануын дәвам итә. Табиблар аларның хәлен тотрыклы дип бәялиләр.

2 июньдә Мәскәү хастаханәсеннән Казанга беренче булып Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә атуда зыян күргән кыз кайтуы хәбәр ителде. Тагын бер укучыны Балалар Республика клиник хастаханәсеннән чыгардылар.

Исегезгә төшерәбез, 11 майда булган фаҗига нәтиҗәсендә мәктәпнең җиде укучысы һәм ике укытучы үтерелгән иде. Тагын 23 кеше төрле авыр җәрәхәтләр алган. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров