Онлайн трансляция

Свернуть

«Казан» аэропорты ягына Оренбург тракты буенча борылыш төенен төзү 65% башкарылган

«Казан» аэропорты ягына Оренбург тракты буенча борылыш төенен төзү 65% башкарылган

https://tnv.ru

08 Июнь 2021, 17:16

284

0

«Казан» аэропорты ягына Оренбург тракты буенча борылыш төенен төзү 65% башкарылган
Казанның Идел буе районында Оренбург тракты буенча борылыш төене төзелеше тулы көченә бара. Бу юлның «Казан» халыкара аэропорты һәм Татарстанның кайбер муниципаль районнары ягына таба чыга торган өлеше. Мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борылма төен - тоннель тибындагы юл үткәргеч - 1050 м озынлыктагы участокта төзелә. Тоннельнең озынлыгы 34,4 м, киңлеге 15 м тәшкил итәчәк. Тоннель өстендәге транспорт йөрү өлеше 1Б категориясе нормативы буенча һәр юнәлештә 3 хәрәкәт полосасы белән проктланган, полоса киңлеге 3,75 м.

«Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов сөйләвенчә, борылыш төене автомобильчеләр өчен максималь уңайлы һәм куркынычсыз йөрү, һәм әлеге урамда бөкеләрсез һәм агымнар киселешеннән башка әйләнешне тәэмин итү өчен төзелә. Объект төзелеше 2020 елның октябрендә башланды. Бу чорда инженерлык коммуникацияләре күчерелде һәм тоннель төзелеше тәмамланды.

«Волга-Автодор» ҖЧҖ подрядчы оешмасының башкаручы директоры Марат Дәүләтшин сүзләренә караганда, яңгыр канализациясен һәм тышкы яктырту объектларын урнаштыру тәмамланып килә. Юл үткәргечнең тоннельгә керү һәм аннан чыгу өлешендә терәк диварлар төзү дәвам итә. 10 көннән Казанга керү һәм Казаннан чыгуны туры юнәлешкә күчерү планлаштырыла. Тулаем алганда, эшләр 65% башкарылган.

Бу участокта хәрәкәт тулысынча ябылмаячак.

Машина йөртүчеләрне юл эшләре белән бәйле рәвештә вакытлыча туган уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, борылыш төене төзелешен агымдагы елның 30 августына тәмамлау планлаштырыла.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров