Онлайн трансляция

Свернуть

Подмосковьеда яшәүче 39 яшьлек хатын унберенче тапкыр әни булган

Подмосковьеда яшәүче 39 яшьлек хатын унберенче тапкыр әни булган

https://tnv.ru

10 Июнь 2021, 10:56

427

0

Подмосковьеда яшәүче 39 яшьлек хатын унберенче тапкыр әни булган
Подмосковьеда яшәүче 39 яшьлек хатын унберенче тапкыр әни булган. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Хатын 2990 грамм авырлыктагы кыз бала тапкан. Әниләренең бәби табу йортыннан чыгуына 10 абый-сеңелләре килгән. Күп балалы ананың иң зур баласына 19 яшь.

Ханым 11 баласын да бер роддомда тапкан. Әлеге кызын ул өзелгүләрсез тапкан, ананың да, баланың да сәламәтлекләре канәгатьләнерлек.

Олы баласына 19 яшь булгач, уртача әйткәндә дә соңгы 20 елда бу батыр хатын 2 елга бер бала тапкан булып чыга.

Чыганак: "Өмет" газетасы.
Фото: Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, https://pixabay.com

Комментарии 0

Аватар