Онлайн трансляция

Свернуть

Мунча себеркесен кайчан җыярга һәм ничек сакларга?

Мунча себеркесен кайчан җыярга һәм ничек сакларга?

https://tnv.ru

10 Июнь 2021, 15:20

1356

0

Мунча себеркесен кайчан җыярга һәм ничек сакларга?
Җәй иртә килү сәбәпле, җәйге эшләр дә иртә башлады. Мунча себеркесе бәйли башладылар. Аны каен агачы ботакларының иң башындагы яфрагы башкалары зурлыгында булгач җыярга кирәк икән. Яфракның тигезләшкәнен көтмәсәң, ул кипкәч куырыла да коела. Себеркегә дигән ботакларны артык яшь каеннан да, карт каеннан да җыймыйлар. 15-20 еллык каеннар – иң яхшысы.

Себерке ботакларын кояш кыздырганда җыймыйлар. Һәр файдалы үләнне җыйган кебек, аларны да чык кипкәч, кояшлы аяз көнне иртәнге якта яки көн сүрелә башлагач, җыялар. Урман агачы белән ачыклыкта үскән агачның сыйфаты да бер түгел, ди өлкәннәр. Себерке яфраклары коелмасын, хуш исен яхшы сакласын өчен нәкъ урманнан җыю кирәк икән. Әзер ботакларны шунда ук бәйләмичә, берәр төн караңгы, җиләс урында, мәсәлән, сарайда я келәттә тотсаң да зыян итми. Алай эшләгәндә ботаклар бераз кибеп өлгерә, һәм себерке сабы вакыт үткәч тә бушамый.

Әзер себеркеләрне кояш күрергә тиеш түгел. Шуңа күрә бәйләү белән караңгы, җиләс урыга элеп куярга кирәк. Шулай иткәндә алар тигез кибә.

Чыганак һәм фото: "Өмет" газетасы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров