Онлайн трансляция

Свернуть

Суд приставы эпилепсия өянәге башланган кызны коткарган

Суд приставы эпилепсия өянәге башланган кызны коткарган

https://tnv.ru

11 Июнь 2021, 16:02

663

0

Суд приставы эпилепсия өянәге башланган кызны коткарган
Бакалы районының мировой судында суд приставы Антон Табатадзе судка гариза бирүче сыйфатында килгән кызның гомерен коткарган.

Кызның документларын тикшергәннән соң, пристав аның янына суд хезмәткәрен чакыра, шуннан соң эшен дәвам итә. Ниндидер бер мәлдә сөйләшү барышында кызның хәле начарая. Аның эпилепсия өянәге башлана, ул башын артка ташлап, аңын югалта һәм егыла башлый.

Антон кызны кулга тиз эләктереп ала һәм мондый вәзгыятьтә зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен кирәкле барлык гамәлләрне оператив рәвештә башкара.

“Ашыгыч ярдәм” табиблары суд приставының грамоталы гамәлләре аркасында кызның үлемнән калуын белдерә.

Чыганак һәм фото: "Өмет" газетасы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров