https://tnv.ru
02 Июль 2021, 11:11
2739
0
Янгын кичә 23:06 сүндерелде.
Яр Чаллыдагы сәнәгать зонасында пластик калдыклар янды. Янгынны бары тик 23: 06 сәгатьтә генә бетерә алдык, дип хәбәр иттеләр төбәк буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Янгынның гомуми мәйданы 950 квадрат метр тәшкил итә.
Татарстан прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шулай ук калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәү факты буенча тикшерү башлады.
Исегезгә төшерәбез, кичә Чаллыда сәнәгать зонасында пластик калдыклар кабынды. Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булмады.
Фото: ТР буенча РФ МЧС Баш идарәсе матбугат хезмәте

Бүлешергә
Комментарии 0