Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шәхси йортта газ баллоны шартлаган

Татарстанда шәхси йортта газ баллоны шартлаган

https://tnv.ru

02 Июль 2021, 17:02

1043

0

Татарстанда шәхси йортта газ баллоны шартлаган
Бүген көндез республиканың Мөслим районындагы Иске Карамалы авылындагы Кооператив урамы буенча 117 нче номерлы ике фатирлы шәхси торак йортта 50 литрлы газ баллоны шартлаган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлдә 48 яшьлек ир-ат зыян күрә. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар.

Фото: МЧС РФ

Комментарии 0

Аватар