Онлайн трансляция

Свернуть

Кыяр уңышлы сакланыр өчен киңәшләр

Кыяр уңышлы сакланыр өчен киңәшләр

https://tnv.ru

05 Июль 2021, 10:36

783

0

Кыяр уңышлы сакланыр өчен киңәшләр
Кыяр температура режимына бик таләпчән. Алар җылы һәм дым ярата. Суның температурасы 25 градустан ким булырга тиеш түгел. Әлеге киңәшләр белән "Шәһри Казан" газетасы хәбәр итә.

Уңыш бирә башлагач, суны күбрәк сибә башлагыз (1 квадрат метрга 6-12 литр). Ачык грунттагы кыярга суны кич белән, теплицадагыларга иртән сибәргә кирәк.

Сезон буена алты-сигез тапкыр тукландырыгыз. Беренчесен – чәчәк атар алдыннан, калганнарын һәр ун-унбиш көн саен уңыш бирә башлагач. Органик ашлама итеп кош тизәге (1 өлешкә 25 өлеш су) яки сыер тизәген (1 өлешкә 10 өлеш су) кулланалар. Минераль ашлама да файдаланыла: 10 литр суга 15-20 гр мочевина белән 50 гр көл.

Кыяр мыекларын өзеп торыгыз, чөнки туклыклы матдәләрне алып торалар. Өлгергән кыярларны гел җыеп торыгыз. Картайган һәм авыру яфракларын өзеп алыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров