Онлайн трансляция

Свернуть

Камчаткада Ан-26 пассажир самолеты югалган

Камчаткада Ан-26 пассажир самолеты югалган

https://tnv.ru

06 Июль 2021, 10:05

1435

0

Бортта 29 кеше була.

Камчаткада Ан-26 пассажир самолеты югалган
6 июльдә көндез Петропавловск-Камчатский-Палана пассажир рейсын башкарган Ан-26 самолеты элемтәгә чыгудан туктаган. Бу хакта Камчатка крае буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бортта 29 кеше булган: 23 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы.

Очыш вакытында төзек булмау белән бәйле нинди дә булса проблемалар турында хәбәр итмәгән. Шулай ук очыш алдыннан самолетның техник яктан төзек булуы да мәгълүм.

Гадәттән тыш хезмәтләрдә бу хәлнең сәбәбе - начар күрем. Самолет диңгезгә төшә алган.

Хәзерге вакытта Камчаткада АН-26 самолеты белән элемтәне югалту факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Камчатка крае буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров