Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән егылып, җиде яшьлек бала үлә

Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән егылып, җиде яшьлек бала үлә

https://tnv.ru

08 Июль 2021, 15:05

696

0

Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән егылып, җиде яшьлек бала үлә
7 яшьлек малай  Халезов урамындагы бер йортның бишенче каты тәрәзәсеннән егылып төшкән. Фаҗига урынына килгән табиблар баланы коткарып кала алмады. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, малайның әти-әнисе эштә булган, ә баланы бабае караган. Бабай телевизор караган вакытта малай тәрәзәгә менә һәм егылып төшә.

Тикшерү эше дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров