Онлайн трансляция

Свернуть

Чияне төше белән кайнатырга ярыймы?

Чияне төше белән кайнатырга ярыймы?

https://tnv.ru

13 Июль 2021, 10:23

966

0

Чияне төше белән кайнатырга ярыймы?
Кышкылыкка банка япканда, бары тик яңа җыелган һәм сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчә кулланырга кирәк, дип яза "Кызыл таң" газетасы. Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләрнең бозыла башлаган урынын кисеп ташлап, кайнатырга яки пешерергә утырта. Белгечләр аңлатуынча, бозыла башлаган җимешләрдә микотоксиннар барлыкка килә, алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шунысы да бар, бу канцерогеннар аларны озак кайнатканда да бетми.

 Чия, абрикос, персик кайнатмалары ясаганда, аларның төшен алып ташларга, яисә андый кайнатманы тиз вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар, дип яза Кызыл таң.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров