Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

18 Июль 2021, 14:26

408

0

Казанда Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк
Казанда Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 июльдән башлап һәм 26 августка кадәр Журналистлар урамындагы 54нче йорт янындагы участок ябыла.

Моннан тыш, 24 һәм 25 июльдә Журналистлар һәм Халитов урамнары киселешендә («Вьетнам» сәүдә үзәге ягына), шулай ук 48нче бинаның 2нче корпусы янында хәрәкәт ябыла.

Хәрәкәт суүткәргеч трассасын салу эшләре сәбәпле чикләнә.

Чыганак:"Татар-информ"

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров