Онлайн трансляция

Свернуть

27 июльдә Казанның 5 һәм 5а номерлы трамвайлары маршрутны кыскартачак

27 июльдә Казанның 5 һәм 5а номерлы трамвайлары маршрутны кыскартачак

https://tnv.ru

26 Июль 2021, 13:57

1768

0

Вакытлыча уңайсызлыклар Минская урамындагы юлларны төзекләндерү белән бәйле.

27 июльдә Казанның 5 һәм 5а номерлы трамвайлары маршрутны кыскартачак
27 июльдә Татарстан башкаласында 5 һәм 5а номерлы трамвайлар кыскартылган маршрут буенча йөриячәк. Бу хакта «Метроэлектротранс»МУП матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән трамвай маршрутлары 27 июльдә 22 сәгатьтән башлап «Глазунов – Халитов урамы» маршруты буенча йөриячәк. Вакытлыча уңайсызлыклар Минская урамындагы юлларны төзекләндерү белән бәйле. Хәрәкәтне 28 июль 05:30 башларга планлаштыралар.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар