Онлайн трансляция

Свернуть

Казан-Малмыж трассасындагы юл һәлакатендә зыян күргән өч баланың хәле тотрыкланган

Казан-Малмыж трассасындагы юл һәлакатендә зыян күргән өч баланың хәле тотрыкланган

https://tnv.ru

09 Август 2021, 16:25

215

0

Казан-Малмыж трассасындагы юл һәлакатендә зыян күргән өч баланың хәле тотрыкланган
Казан-Малмыж трассасындагы юл һәлакатендә зыян күргән өч баланың хәле тотрыкланды, ди табиблар. Әмма барыбер авыр булып  кала.

Икесенең башы җәрәхәтләнгән. Алар нейрохирургия бүлегендә, берсе - реанимациядә. Аны операциягә әзерлиләр. Балалар -  аңнарында, үзләре ашый һәм медицина хезмәткәрләре белән аралашалар.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбегә каршы төндә Биектау районында җитди юл һәлакәте булды. Шкода машинасы белән идарә итүче кыз, каршы як полосага чыгып, «ЗАЗ»автомобиле белән бәрелешә. Аның шоферы - 64 яшьлек ир-ат-шунда һәлак була. Салондагы өч баланы хастаханәгә алып китәләр.  "Шкода"дагы кыз исән калган.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров