Онлайн трансляция

Свернуть

"Рәхәт яшибез": ситкомда грузин ансамбле нәрсә эшләячәк?

"Рәхәт яшибез": ситкомда грузин ансамбле нәрсә эшләячәк?

https://tnv.ru

22 Июль 2019, 12:49

346

0

Роза Локманованың (Фирая Әкбәров) — «Рәхәт яшибез» ситкомның әбиендә юбилей!

"Рәхәт яшибез": ситкомда грузин ансамбле нәрсә эшләячәк?
Роза әби өчен нинди бәйрәмне оештырырга соң дип уйлый ситком гаиләсе? Алар акчаларын да исәпләп чыгаралар, танылган татар җырчыларын чакырырга тырышалар, токмачны пешерәләр һәм өйдә бәйрәм итәргә әзерләнәләр, әмма әбисенең туган көненә үз планнары бар.



Өйдәгеләр һәм барлык кунаклар мондый хәлләргә әзер түгел, көтмәгәндә аларның фатирында Роза әби җитәкчелегендә – грузин ансамбле пәйда була. Башта алар гаҗәпләнеп яңа кергән кунакларга карап торалар, ә берничә секундтан соң, бөтен гаиләсе белән бергә грузин көенә биергә тотыналар.
Һәр сериядә юмор өлеше күзәтелә, ул харизматиклыкта, ә кайвакыт актерларның үзенчәлекләрендә чагылыш таба.


  Алмаз Акберов белән Радик Бариев режиссерларының кыю, кискен һәм көтелмәгән импровизацияләрен актерлар беренче дубльдән диярлек тормышка ашыралар.
Һәр төшерелгән сериядә интригалар һәм яңа фикерләр барлыкка килә, алга таба нәрсә булачагын кызыксынып күзәтеп калабыз.
"Рәхәт яшибез" татар комедиясен тамашачылар көз көнне карый алачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров