Онлайн трансляция

Свернуть

Кабулдан очучы самолеттан кешеләрнең егылуы видеога эләккән

Кабулдан очучы самолеттан кешеләрнең егылуы видеога эләккән

https://tnv.ru

16 Август 2021, 14:09

1796

0

Кабулдан очучы самолеттан кешеләрнең егылуы видеога эләккән
Интернет челтәренә берничә кеше Кабулдан китүче самолеттан егылып төшүнең коточкыч кадрлары килеп эләккән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Әфганстаннан китәргә өмет итеп, шассига эләккән.

«НТВ» мәгълүматлары буенча, бу хәлнең башка версиясе дә карала – кешеләрне самолеттан этеп төшергәннәр. Нәтиҗәдә, дүрт ир-ат һава судносыннан егылып, торак йортларга килеп төшә.

Искәртеп узабыз, Кабулда кешеләр илдән китәргә өметләнеп самолетларны штурм белән ала, чөнки кичә иртән Россиядә тыелган «Талибан» террорчылар хәрәкәте боевиклары Кабулга керә һәм шәһәрдә үз контролен урнаштыра.

Әфганстан президенты Ашраф Гани Әхмәдзай отставкага китте.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров