Онлайн трансляция

Свернуть

Балык бистәсе районында җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән

Балык бистәсе районында җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән

https://tnv.ru

10 Сентябрь 2021, 12:14

785

0

Балык бистәсе районында җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән
Кичә Татарстанда булган коточкыч авариядән соң, тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Иртәнге унда Балык бистәсе районында җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән. Автобусның Казаннан Зәйгә барышы була. Салоны пассаҗирлар белән тулы. Җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыга һәм автобус каршына килеп керә. Ул юл читенә авып, каплана.

Җиңел машинаны йөртүче табиблар килгәнче үк һәлак булган. Автобустагы унбер кеше Казанга хастаханәләргә озатыла. Аларны вакытында китереп җиткерү өчен вертолет чакырталар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров