Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда май аеннан беренче тапкыр бензин бәясе төште

Казанда май аеннан беренче тапкыр бензин бәясе төште

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2021, 11:02

270

0

Казанда май аеннан беренче тапкыр бензин бәясе төште
Казанда белгечләр май аеннан башлап беренче тапкыр барлык маркалардагы бензин бәясенең кимүен теркәделәр. Бу хакта Татарстанстат сайтында әйтелә.

Әйтик, АИ-92 бензины бәясе 0,31%, бер литры - 44,75 сум, АИ-95 җәясе 0,29%, бер литры - 48,15 сум тора, АИ-98 бәясе 0,23%ка кимегән һәм бер литр - 56,8 тәшкил итә. Дизель ягулыгы бер литры өчен 0,02%ка арзанайды. Ул хәзер 48,65 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта ел башыннан АИ-92 маркалы бензин бәясе 5,1%, АИ-95— 4,86%, АИ-98 — 6,57%, дизель ягулыгы 2,44%ка арткан.

Фото:pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров