Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда атыш оештырган Галәвиевны Санкт-Петербургка җибәргәннәр

Казанда атыш оештырган Галәвиевны Санкт-Петербургка җибәргәннәр

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2021, 09:52

148

0

Казанда атыш оештырган Галәвиевны Санкт-Петербургка җибәргәннәр
Казанның 175 номерлы гимназиясендә вәхшиләрчә атыш оештырган Галәвиевны Санкт-Петербургка этаплап җибәргәннәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә

Галәвиев  "Бутырка" СИЗОсында иде. Петербургка аны өстәмә экспертиза узу өчен җибәргәннәр. 

ТАСС басмасы Тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән, элек бастырылган психологик-психиатрия экспертизасы тәмамлануы турында хәбәрне кире какты. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, эш әле дәвам итә, Галәвиев эше әле төгәлләнмәгән.

Исегезгә төшерәбез, 11 майда булган фаҗига нәтиҗәсендә мәктәпнең җиде укучысы һәм ике укытучы үтерелгән иде. Тагын 23 кеше төрле авыр җәрәхәтләр алган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров