Онлайн трансляция

Свернуть

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровның әнисеннән сорау алу бастырылды

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровның әнисеннән сорау алу бастырылды

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2021, 11:30

3711

0

"Мин шок хәлендә! Улым кешеләрне яратмады дип әйтә алам".

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровның әнисеннән сорау алу бастырылды
SHOT Телеграм-каналы Пермь атучысы Тимур Бекмансуровның әнисеннән сораштыру өзекләрен бастырган. Исегезгә төшерәбез, кичә Пермьдә коточкыч хәл булды. Атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булды.

Наталья Бекмансурованың сүзләренә караганда, улы тыныч, кайгыртучан, хайваннарны, бигрәк тә песиләрне бик ярата.

«Ул миңа бөтен нәрсәдә ярдәм итте, мин аның беркайчан да спиртлы эчемлекләр эчмәвенә һәм тәмәке тартмавына ышанам. Психик яктан чигенүләр, кырыслык сизмәдем. Ул хәрби темага күп кенә мәгълүмат укый иде, аеруча Сирия турында. Анда әтисе командировкага барган иде».

Әнисе егетнең тыныч булуын, аерым бер кешеләр белән генә аралашуын ассызыклады. Әмма ул Тимурның кешеләрне яратмавын әйтеп китте. Кешеләр белән аралашканчы, өйдә үзе генә калуны өстенрәк күрә иде, дигән әнисе.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров