Онлайн трансляция

Свернуть

Суд "Финико" финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинны кулга алу вакытын озайтты

Суд "Финико" финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинны кулга алу вакытын озайтты

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2021, 17:51

1238

0

Суд "Финико" финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинны кулга алу вакытын озайтты
Казанның Вахитов районы суды «Финико» финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинны кулга алу вакытын 28 ноябрьгә кадәр озайтты.

Ул аны тикшерү изоляторында үткәрәчәк. Тикшерү комитеты вәкиле сүзләренә караганда, финанс пирамидадан 80 кеше зыян күрә. 250 миллион сум акчаларын югалталар. Әлегә тикшерү эше тәмамланмаган. Шуңа, Доронин иреккә чыкса, качып китәргә мөмкин, дип белдерделәр. Элек тә Доронин теркәлү адресы буенча яшәмәгән, шулай ук аның Төркия гражданлыгы һәм чит ил паспорты бар.

Доронин бу фикер белән килешми. Хатыны өченче балага йөкле булу, ике баласын карарга кеше кирәклеге дә, кулга алынуны өйгә күчерү өчен нигез дип табылмый. Кирилл Доронин һәм аның адвокатлары суд карарына шикаять бирергә ниятли.

Тулырак бүген «Татарстан хәбәрләре» тапшыруында күрә аласыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров