Онлайн трансляция

Свернуть

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуров инвалид коляскасында суд каршында җавап тотты

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуров инвалид коляскасында суд каршында җавап тотты

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 15:37

2775

0

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуров инвалид коляскасында суд каршында җавап тотты
Пермь университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуровны ике айга кулга алганнар. Атучы үз гаебен тулысынча таныды. Судның күчмә утырышы Пермь крае клиник хастаханәсендә узды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь көнне Пермь дәүләт университетында атыш була. Атыш нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак була 28 кеше зыян күрә.

18 яшьлек Тимур Бекмансуров башта уку йорты янындагы мәйданда ата башлаган, ә аннан соң университетка юл алган. Ату тавышларын ишеткәч, кайбер студентлар тәрәзәдән сикерә башлаган, калганнары кабинетларда ябылган.

Тимур Бекмансуров тоткарлау вакытында каты яраланган. Нәтиҗәдә, аның тезенә кадәр бер аягын ампутацияләргә туры килгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров