Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмәдә җәмәгать транспорты йөрүдән туктаган

Бөгелмәдә җәмәгать транспорты йөрүдән туктаган

https://tnv.ru

15 Октябрь 2021, 11:53

807

0

Бөгелмәдә җәмәгать транспорты йөрүдән туктаган
1 октябрьдән бөгелмәлеләргә шәһәр буенча хәрәкәт итү юлларын мөстәкыйль табарга туры килә. Кыш якынлашуга карамастан, шәһәр хакимиятенең башка планнары әлегә юк.

Бөгелмә хакимияте халыкны йөртү өчен чит подрядчыга җаваплылык йөкләү уңышсыз тәмамланган. Шәһәрдә бердәнбер пассажир йөртүче финанс проблемаларга һәм прокуратура ягыннан тикшерүләргә түзмәде.

Элегрәк бу проблема Татарстанның башка шәһәрләренә янарга мөмкин дип язган идек. Октябрь аенда Казан маршрутларына 100 дән артык пассажир автобусы чыкмаска мөмкин. Сәбәбе-иминият компанияләренең ОСАГО шартнамәләрен рәсмиләштерергә теләмәве.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров