Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районында «Бәхет» дигән мурал пәйда булды

Казанның Совет районында «Бәхет» дигән мурал пәйда булды

https://tnv.ru

19 Октябрь 2021, 13:30

309

0

Казанның Совет районында «Бәхет» дигән мурал пәйда булды
Казанда яңа мурал – Совет районында Ломжа урамы буенча 4 номерлы 10 катлы йортның ян диварында барлыкка килде. «Бәхет» дигән рәсемне ике рәссам: Sly Dog тәхәллүсе белән танылган Азат Алеев һәм аның укучысы Гадел Садыйковның командасы эшләде.

Яңа муральдә кыз, мәче һәм чәчәкләр сурәтләнгән. Рәссамнар аның белән биш көн дәвамында эшләгән. «Эскиз нинди дә булса таләпләр яки шартлар буенча түгел, ә хис-кичерешләр буенча уйлап чыгарылган иде, – дип сөйләде Азат Алеев KZN.RU порталына.

Башкалабыз урамнарында әлеге рәссамннар эшләгән башка сурәтләр белән дә хозурлана аласыз.

Фото: Казанның Совет районы администрациясе

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров