Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда автобуста табылган кечкенә кызның әти-әниләрен эзлиләр – видео

Казанда автобуста табылган кечкенә кызның әти-әниләрен эзлиләр – видео

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 17:18

2329

0

Казанда автобуста табылган кечкенә кызның әти-әниләрен эзлиләр – видео
Татарстан башкаласында 60 маршрут автобусында табылган, җәмәгать транспортына олыларсыз кергән кечкенә кызның туганнарын эзлиләр. Бу хакта ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Темляков сүзләренчә, кызга 5 яшь, кондукторның исемең ничек, дигән соравына бала җавап бирә алмаган, шулай ук ул кая барганын һәм ни өчен үзе генә булуын әйтмәгән. Автобус экипажы бала турында диспетчерга хәбәр иткән.

Диспетчер Халитов тукталышында маршрут хәрәкәтен туктатырга карар кылган. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган.

Видео аша баланы таныган барлык кешеләрне Казан шәһәре Совет районы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров