Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда эшләми торган көннәр чорында трамвай һәм троллейбусларның йөреше үзгәрәчәк

Казанда эшләми торган көннәр чорында трамвай һәм троллейбусларның йөреше үзгәрәчәк

https://tnv.ru

29 Октябрь 2021, 13:44

163

0

Казанда эшләми торган көннәр чорында трамвай һәм троллейбусларның йөреше үзгәрәчәк
Казанда 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр трамвай һәм троллейбуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.

Шулай итеп, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә транспорт көндәлек расписание буенча йөриячәк, әмма 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә трамвайлар һәм троллейбуслар якшәмбе көне графигы буенча йөриячәк.

Казанлыларны маршрутны планлаштырганда үзгәрешләрне исәпкә алырга сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың илдә коронавирус вәзгыяте аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә ял көннәре кертү инициативасын хуплады. Президент хезмәт хакы сакланырга тиешлеген билгеләп үтте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров