Онлайн трансляция

Свернуть

АҖ «Сетевая компания» Татарстанда электр транспорты өчен заправкалар урнаштыруга кереште

АҖ «Сетевая компания» Татарстанда электр транспорты өчен заправкалар урнаштыруга кереште

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2021, 15:04

176

0

АҖ «Сетевая компания» Татарстанда электр транспорты өчен заправкалар урнаштыруга кереште
АҖ «Сетевая компания» Татарстанда электр транспорты өчен заправкалар урнаштыруга кереште
АҖ «Сетевая компания» Татарстанда автомагистральләр белән кисешкән урыннарда, торак пунктлар, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, парк һәм скверлар янында электр станцияләре (ЭЗС) урнаштыру турындагы планнары белән бүлеште.

Әлеге инфраструктура электромобильләр җитештерүнең үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстанда моның өчен транспорт чараларын электрлаштыруга юнәлдерелгән федераль законнар алшарт булды.

Бу ел ахырына кадәр республиканың төрле районнарында 14 ҖЧҖ «ПромЭнерго» һәм ҖЧҖ «ЭнергоРазвитие» электр заправкасы урнаштыру планлаштырыла. Зарядка станцияләре бер үк вакытта өч электромобильгә яраклаштырылган (алмаш ток егәрлеге (AC) — 22кВт, даими ток (DC) — 60кВт). Зарядка 20-30 минут тәшкил итәчәк.

Хезмәт күрсәтү өчен өстәмә кешеләр кирәкми — электромобильләрнең зарядкасы белән идарә итү смартфон кушымтасы ярдәмендә башкарыла. Анда теркәлгәннән соң, электромобиль хуҗасы картада зарядка станцияләрен эзли ала (зарядка бәясе билгеләнгән), шулай ук заряд, энергия процессын күзәтә һәм заряд сессияләре тарихын, электромобиль зарядкасы өчен түләү процессын карый алачак .


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров