Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бу айда гына җәмәгать транспортына 14 мең кеше битлексез утырган

Казанда бу айда гына җәмәгать транспортына 14 мең кеше битлексез утырган

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2021, 16:45

168

0

Казанда бу айда гына җәмәгать транспортына 14 мең кеше битлексез утырган
Казанда бу айда гына җәмәгать транспортына 14 мең кеше битлексез утырган. Узган бер көн эчендә үзенең һәм башкаларның сәламәтлегенә битараф булган шундый 626 пассажирны ачыклыйлар.

Транспортта битлек киеп йөрү таләбе пандемия башлану белән кертелгән иде. Бу куркыныч йогышлы чир киң таралмасын өчен мөһим. Җәмәгать транспортында хәзер даими төстә рейдлар үткәрелә.

Бүген аңа Казан Башкарма комитетының контроль-ревизия хезмәткәрләре чыкты. Кагыйдә бозучыларга карата нинди чара күрделәр? Бу хакта Руслан Хөснетдинов репортажында «Татарстан хәбәрләре» чыгарылышында белә аласыз.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров